Бүген, 13 июль көнне, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин атналык киңәшмә үткәрде, анда киләсе атнада башкару өчен бурычлар куелды:
1.Су объектларында кешеләрнең травма алу һәм үлеменә юл куймау максатыннан су коенуны тыю турында кисәтү мәгълүмати аншлаглар куярга;
2. Коры һәм эссе һава торышы аркасында янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга;
3. Урамнарны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан һәм үлән чабу буенча эшне дәвам итәргә;
4. Муниципаль район территориясендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә;
5. Терлек азыгы әзерләү , шулай ук техниканы урып-җыю эшләренә әзерләү эшен дәвам итәргә