Иртәгегә оператив фараз

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү: 2020 елның 14 һәм 15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән максималь һава температурасы 35-38 булган көчле эсселек көтелә.

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә:

- төнлә һәм көндез яшен, яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с га кадәр кыска вакытлы көчәюе;

 - көн азагында һәм кич белән 14 июльдә көчле яңгыр,  яшен вакытында 23 м/с га кадәр көчле җил, локаль боз.

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көн азагында һәм кич белән 14 июльдә аерым районнарда көчле яңгыр, урыны белән боз. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көчәйгәндә 13 м/с кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с  кадәр, көн азагында һәм кич белән 14 июльдә көчле җилнең тизлеге 23 м/с  кадәр җитәргә мөмкин. Минималь һава температурасы төнлә +20..+24˚. Көндез максималь һава температурасы +36..+38˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International