Әлки районында истәлекле билгегә Наталья Голубева ия булды

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен һәм Россия Федерациясе салым органнары оешуга 30 ел тулу уңаеннан Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12нче номерлы районара салым хезмәтенең баш дәүләт салым инспекторы Наталья Голубевага «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды.

1 июльдә Наталья Валентиновна салым органнарында эшли башлавына 30 ел тулды. Ә районга эшкә Югары Матакның яшь кызы 1985 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң кайта. Биш ел дәвамында ул «Сельхозхимия» район берләшмәсендә нормировщик һәм икътисадчы буларак эшли. Шул ук вакытта Казан финанс-икътисад институтында белем ала. Наталья Голубева башкаручанлыгы, пөхтәлеге һәм финанс грамоталылыгы белән аерылып тора. Ул җитәкләгән коллектив үрнәк булып тора, барлык куелган бурычларны вакытында үти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International