Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба-идарә ) үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 13 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшмәкәрләрне “Ачык ишекләр"нең бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча алдан язылып булачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары территориаль бүлеге эшмәкәрләргә сулыш органнарын (битлекләрне, ресираторларны) индивидуаль яклау чараларын куллану режимын бозмыйча бердәм «Ачык ишекләр» көнендә катнашырга тәкъдим итә.
Бердәм "Ачык ишекләр" көннәренең максаты-идарә һәм территориаль бүлек белгечләре компетенциясе кысаларында эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Алдан язылу өчен телефоннар:: 88 (4345) 2 08 83, 88(4346) 2 10 89.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!
Без сезнең “ачык ишекләр" нең бердәм көнендә консультацияләр сорап мөрәҗәгать итүегезне көтәбез !