Әлки районының Түбән Колчурино авылында яңа фермалар төзелә

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Түбән Колчурино авылында яшәүче Федор Варламов кече ферма төзергә җыена. Варламовлар шәхси хуҗалыкларында өч сыер асрыйлар. Сөтбикәләрдән тыш  үгезләр, бозаулар да тоталар. Терлекләрнең баш санын алар ике тапкыр арттырырга җыеналар. “Тана бозауларны үстереп сыер итәргә ниятлибез”,–ди хуҗабикә Наталья. Федор Варламов кече ферма төзүгә субсидия алу өчен барлык кирәкле документларны туплаган. 200 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәмен алар яңа сарай салуга тотарга ниятлиләр. Хуҗалык эшләрендә балалары Светлана белән Вячеслав та бик булыша. Варламовлар мал-туарлары өчен кышка җитәрлек күләмдә печән хәзерләгәннәр инде.  Аны үзләренең МТЗ-82 тракторы белән ташыйлар. Әмма, терлекләренең баш санын арттырырга җыенганга, әле дә печән чабу, киптерү һәм ташу эшләрен дәвам итәләр. Быел бит печән мулдан – җый гына. Авылдашлары Евгений Чернов һәм Нина Филиппова да Варламовлар үрнәгендә кече ферма төзергә планлаштыралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International