Әлки районы Базарлы Матак авылының Филиппов урамында яңа су башнясы урнаштырыла

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов хәбәр итүенчә, бу көннәрдә Имәнлек урамын­дагы башняга яңа насос куелган. Бу югарыда аталган урамнарны су белән тәэмин итүне яхшыр­тачак. Шулай ук яңа су башнясы кую эшләре башланган. –Республика программасы нигезендә Филиппов урамын­да яңа су башнясы урнаштырыла. Башня инде куелды, трасса үткәрелде, скважинаны бораулый­сы, насос һәм автомат куясы гына калды,–ди Фаяз Фәттахов. Яңа су чыганагы бу айда ук эшли башлаячак. Яңгырсыз эссе көннәрдә су белән тәэмин итүдәге проблемалар рай­он үзәгенең башка урамнарында яшәүчеләрне дә борчый. Күптән түгел Сәйфуллин, Көньяк урамна­рында һәм урман хуҗалыгы янын­дагы башняларга яңа насослар куелды. Көньяк урамында яңа су башнясы булдыру да күздә тотыла. Бу эшләрне башкаручы “Әлки коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ дирек­торы Искәндәр Сафин билгеләп үткәнчә, запас механизмнар җитәрлек, су белән проблемалар туган очракта алар тиз арада хәл ителәчәк. Искәндәр Сафин район үзәгендә яшәүчеләрне суга сакчыл мөнәсәбәттә булырга чакырды. Җәйге кызу көннәрдә бу бигрәк тә мөһим. –Кайберәүләр яшелчә һәм бәрәңге бакчаларына, хәтта печәнлекләренә көне-төне су агызудан да тайчанмыйлар. Нәтиҗәдә рельеф буенча югарырак урында урнашкан йортларга су килми. Ә башняда су беткәч тә насослар тулы куәткә эшли, шуның нәтиҗәсендә алар тиз туза,–ди коммуналь челтәрләр җитәкчесе. Су трассалары сузу, башня­лар кую һәм ремонтлау эшләре белән шөгыльләнүче бригада эшчеләре Айрат Гатин, Илһам Галәветдинов, Виталий Лебедев һәм шофер-кранчы Айзат Хәйдәровка бу көннәрдә аеруча кызу ритмда эшләргә туры килә. Бу аңлашыла да, чөнки су белән тәэмин итү белән бәйле проблемалар, нигездә, җәй айларында туа. Суның кадерен белик, аны сак­чыл файдаланыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International