Балалар иминлеге

2020 елның 17 июле, җомга

Шушы көннәрдә без Әлки һәм Спас муниципаль районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов белән районның һәр ата-анасын борчый торган темага әңгәмә кордык. Рәдис Инсапов сүзләренә караганда, агымдагы елда янгыннарда 2 бала үлгән, 12 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган ял көннәрендә генә дә республикада өч бала травма алган.

2020 елның 10 июлендә  Алабуга шәһәренең Мәскәү урамы буенча урнашкан йорт ишегалдында 4 яшьлек бала пешкән. Гаилә үз участогында шашлык пешерергә булган, кабызып җибәрү өчен техник спирт кулланганнар, ул бала торган юнәлештә дөрләп киткән, нәтиҗәдә, 2016 елгы малай күкрәге,  аяк-кулы, 1-2 дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган. Моның сәбәбе-мангалны яндырганда ут белән саксыз эш итү.

2020 елның 11 июлендә Әлмәт районының Васильевка авылы Базарлы урамындагы бер йорт ишегалдында 14 һәм 10 яшьлек ике балигъ булмаган баланы травма алу турында хәбәр килә. Хуҗаларның 2006 елгы улы, кунакка килгән 2010 елгы энесе белән бергә, мунча алдында уйнаганда, шешәдән аккан сыеклыкка ут кабызалар, нәтиҗәдә, икесенең дә тәне пешә-2006 елгы малай-1-2-3 дәрәҗәдәге аяк – кулларында термик пешү, 2010 елгы малай-1-2-3 дәрәҗәдәге аяк-кулларын һәм битен  термик пешерә. Сәбәбе-балаларның ут белән шуклыгы. Аллага шөкер, соңгы 5 елда Әлки районында янгыннарда балаларның үлүе яки имгәнүе булмаган. Җәйге каникуллар вакытында янгыннарда балаларның һәлак булуын һәм травма алуларын кисәтү максатыннан янгыннарны балаларның шуклыгыннан кисәтү чараларын истә калдырырга кирәк:

— Шырпы балалар алырга мөмкин булмаган урыннарда сакланырга тиеш;

- Балаларга шырпы, зажигалка, тәмәке, пиротехника сатып алу тыела (бу, кагыйдә буларак, сәүдә челтәре хезмәткәрләренә кагыла);

- Балаларны фатирларда берүзе генә калдырырга ярамый;

— Балаларга мичләр һәм җылыту приборларын карарга ышандырып калдыру тыела;

— Кечкенә балаларга электр җылыту приборлары, газ плитәләре һ. б. Кабызырга рөхсәт итмәскә.

Һәр өлкән кешенең бурычы — ут белән төрле уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычын аңлату. Һәр бала, нинди яшьтә булуга карамастан, берничә гади куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә тиеш. Югыйсә, каникуллар күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Каникуллар вакытында гомуми тәртип кагыйдәләре:

- Барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк!

- Учак яндыру һәм пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

- Электр приборларын кулланганда сак булырга, телевизорны кабызганда һәм сүндергәндә, электр утюгын, чәйнекне кабызганда куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк.

- Газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International