Мулланур Вахитов бистәсендә 21 хуҗалыкта 39 кеше яши. Бер генә урам булган бу кечкенә авылда бик тату яшиләр. Үз клубы бар, күптән түгел Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл куйганнар. - Көндәлек ихтыяҗлар товарларын автолавка сата. Азык-төлек гел яңа, әйбәт, - дип, үз фикерләре белән уртаклаштылар авыл кешеләре. Халык мөгезле эре терлек һәм сарык асрый.
- Без сыер, 4 үгез, 20 каз, тагын тавыклар һәм чебиләр тотабыз. Көн саен дәүләткә сөт тапшырабыз, - дип сөйләделәр безгә урамы читендә чәчәкләргә күмелгән бик матур йортта яшәүче Фәргать һәм Рәфидә Шәфигуллиннар. Авыл халкы Чиябаш авыл җирлегенең сөт җыючылары Наил һәм Зөлфия Шиһаповларның эшләреннән канәгать. Елның теләсә кайсы вакытында, һава торышына бәйсез рәвештә, иртә таңнан алар сөт җыялар һәм кабул итү пунктына илтәләр. Авылда чиратлашып сарык көтүе көтәләр. Хуҗалыкларда 100 башка якын вак мөгезле терлек бар. Шушы көннәрдә сыер, кәҗә, ат хуҗалары дәүләттән субсидия алып шатланды. Ә кичә авылда “Музыка безне бәйли” дип исемләнгән бай концерт программасы белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә булып китте. Саф һавада узган концерт халыкның кәефен күтәрде. Авыл халкы, артистларга җыр җырлады, бакча чәчәкләреннән чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.