Әлки районында алкогольле продукцияне ваклап сатуны 80 сәүдә объектында 14 оешма башкара,шуларның 22се - район үзәгендә, 58е-авыл җирлегендә.
2020 елның ярты еллыгында 9 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган. 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда сату үсеше 4% ка күзәтелә.
Кертелә торган алкогольле продукция, шул исәптән аракы буенча, узган елның шушы чорына карата сату 30% ка һәм 13% ка арткан.
Республика җитештергән алкогольле продукция, шул исәптән аракы буенча сату күләме 4% ка кимегән.
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында җан башына алкогольле продукция сату күләме 4,8 л тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 105% тәшкил итә.
2020 елның алты аенда территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 4 тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында 2 очракта гамәлдәге законнарны бозу ачыкланды. 5,4 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы