XXX татар яшьләре көннәрен үткәрү турында

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2020 елның 5-9 август көннәрендә  XXX татар яшьләре көнен үткәрергә планлаштыра. ТЯНнең максаты - татар яшьләрен мәдәни-милли берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмати алмашу. Чара кысаларында берләшмәләр эше, татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар, мәдәни программа, мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Чарада 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Катнашу өчен https://forms.gle/UJfGx3GgB6Y5huVYA сылтамасы буенча 2020 елның 20 июленә кадәр гариза тутырырга кирәк.

Элемтә өчен: Сафина Ләйсән Наил кызы, тел. 8 (843) 231-81-54, электрон почта адресы mc-idel@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International