«Мәдәни мохит» проекты кысаларында Әлки муниципаль районында «Авыл клублары» проекты республика программасы буенча Ташбилге авылында авыл мәдәният йортына капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

«Мәдәни мохит» проекты кысаларында Әлки муниципаль районында «Авыл клублары» проекты республика программасы буенча Ташбилге авылында авыл мәдәният йортына капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта клуб территориясен төзекләндерү эшләре бара.

Капиталь ремонт вакытында түбәндәге чаралар гамәлгә ашырылды: түбәне ремонтланды; электр белән тәэмин итү, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары алыштырылды; тәрәзәләр алыштырылды; тышкы инженерлык коммуникацияләре үткәрелде; асылмалы түшәмнәр, болдыр, баскыч (пандус) һәм култыксалар урнаштырылды; санузел сайдинг белән тышлау, фойеда, китапханәдә, тамаша залында плитка җәелде.

Ташбилге мәдәният йортында 4 клуб оешмасы эшли, аларга 46 кеше йөри: «Җырлыбыз да, биибез дә» фольклор коллективы - 14 кеше (яшьләр), «Шатлык» хореография коллективы - 11 кеше (балалар бакчасы), «Чишмә» вокаль түгәрәгенә 11 кеше (яшьләр), «Мунча ташы» театр коллективы - 10 кеше (өлкәннәр).

Яңартылган мәдәният йортына хәзер мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри алачак. Бина баскыч (пандус) һәм култыксалар белән җиһазландырылган.

Ремонт эшләренә республика бюджетыннан 11 млн. 181 мең сум акча бүлеп бирелгән. Подрядчы - «Строитель и К " ҖЧҖ.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International