Тиздән Яшьләр вакыты синең районыңа да килеп җитәчәк!

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Тиздән Яшьләр вакыты синең районыңа да килеп җитәчәк!

Август һәм сентябрь айларында Яшьләр эшләре министрлыгы һәм #Татарстан яшьләре командасы автобус туры сине һәм дусларыңны нәрсә борчыганы турында очрашып фикер алышу өчен республиканың 45 районын йөреп чыгачак.

Син районны яхшырту өчен үз идеяң белән уртаклаша, үз проектларыңны тормышка ашыру өчен грантлар ала һәм яшьләр эшләре министрлыгы белән якыннан таныша аласың. Без Татарстаннан килгән яшьләр тормышка ашырган текә идеяләр турында сөйләячәкбез, булган мөмкинлекләр турында сөйләшәчәкбез һәм үсеш өчен киңәшләр бирәчәкбез.

Һәр шәһәрдә «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дигән белем бирү маркеты оештырылачак, анда син:

Республикада яшьләр тарафыннан гамәлгә ашырылган уңышлы проектлар турындагы тарихларны - "Кайтам" лекцияләрендә ишетерсең;

"Яшьләр вакыты" лекциясендәТатарстанга кайткан һәм үз бизнесын башлаган егетләр турында белешмә;

"Мөмкинлекләр территориясе" лекцияләрендә Министрлыктан грантларга гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алырсың;

күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасында иң яхшы проектлар, социаль лифтлар турында белерсең.

Районыңда очрашуның турның расписаниесен күрмичә үткәреп җибәрмәс  өчен, времямолодых16.рф. һәм безнең Instagram @molodtatarstan сайтында күзәт.

2 нче вариант

Автобус туры синең районга килә

Август һәм сентябрь айларында “Яшьләр вакыты” дигән road-тур, сине һәм дусларыңны борчыган проблемалар турында фикер алышу өчен, Татарстанның барлык районнарын йөреп чыгачак.

Без үсеш өчен кызыклы мөмкинлекләр турында сөйлибез, идеяләрне тормышка ашыру өчен мәйданчык бирәбез һәм сине Яшьләр эшләре буенча министрлык белән таныштырабыз. Син республика яшьләреннән уңышлы проектлар һәм ничек шулай ук шәп эшләргә мөмкин икәнлеге турында лекцияләрдә булачаксың. Әгәр синең кызыклы идеяң бар икән, син аны тормышка ашыру өчен грант ала аласың!

Үзеңне үстерергә һәм районыңа ярдәм итәргә телисеңме? Безнең Instagram @ molodtatarstan яисә времямолодых16.рф сайтында тур расписаниесен кара һәм очрашуга кил.

#алькеевскийрайон#базарныематаки#100леттасср#90леталькеевскомурайону#времямолодых#бердулкында

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International