Әлки районы башлыгы бүген мәчеткә барып мөселманнарны Корбан гаете белән котлады

2020 елның 31 июле, җомга

Буген мөселман дөньясы иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен билгеләп утә. Барлык мөселманнарны Корбан гаете белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Бәйрәм иртәсендә ул Чиябаш авылы мәчетендә булды. Район җитәкчесе мәчеткә җыелган халыкны Корбан гаете белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы барысына да сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, тыныч күк йөзе теләде. Шулай ук ул барысын да бер-берсе белән аңлашып, хөрмәт итеп яшәргә чакырды. Александр Никошин өлкән буын вәкилләренә яшьләргә патриотизм, намуслылык һәм хезмәт сөючәнлек рухында тәрбиягә керткән өлешләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International