Әлки районының Түбән Салман авылында якташыбыз Рафыйк Ганиев истәлекле стела куйды

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Рафыйк Ганиев үз акчасына Түбән Салманда Ватанның данлыклы уллары хөрмәтенә истәлек стеласы урнаштырган. 1920 елларда бу авылда 148 ишегалды исәпләнгән. Фронтка 82 кеше киткән. Сугышта катнашучыларның исемнәре хәзер истәлекле стелада мәңгеләштерелгән. Сугыш кырында ятып калган һәм  җиңү яулап кайтканнарның фамилияләре “алтын" хәрефләр белән чокып язылган. Авылда җиңүчеләр хөрмәтенә һәйкәл булмаганга, ветераннар турында мәгълүматны бөртекләп җыярга туры килә. Исемлекләрне төгәлләштерү эшенә пенсионер Зөлфия Фәсахова алына. Якташлар инициативасы белән исемлеккә бүгенге көннең лаеклы геройлары Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары – яшьләр өчен үрнәк булган Әхмәт Сафиуллин һәм Шаһит Гариповны да кертелде. Стела янында хәзер тантаналы митинглар үткәрелә, ата-бабаларыбызны искә алу, дога кылу өчен халык җыела. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Рафыйк Ганиевка постамент төзүдә, брусчатка җәюдә Түбән Салманнан Рәис Борһанов, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче Гарәфетдин Төхвәтуллин, авыл егете – студент Илнар Гобәйдуллин да ярдәм итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International