Якшәмбе көнне Татарстанда уңай температура көтелә

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

2021 елның 22 гыйваре, җомга

Алдагы ялларда киң төньяк Атлантика циклоны йогынтысында һава температурасы плюс дәрәҗәсенә кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә ТР циклонның алгы өлешендә булачак. Төнлә тагын салкын һава сакланачак: термометр баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк, ә аязган вакытта төньяк һәм көнчыгыш районнарда -27 градуска кадәр. Урыны белән аз гына кар явачак, томан булырга мөмкин. Көндез төбәк җылы атмосфера фронты зонасында булачак - кар явачак, урыны белән буран, секундына 13 метрга кадәр көньяк исүче җил. Термометр баганасын -12 дән -7 гә кадәр, ә көньяк-көнбатышта -6-1 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Якшәмбе көнне төнлә -12дән -7 градуска кадәр, буран көтелә. Көндез республика циклонның җылы секторында булачак, шуның аркасында һава температурасы уңай күрсәткечләргә кадәр -1дән +3 градуска кадәр күтәреләчәк. Кар, юеш кар, иртән һәм көндез яңгыр явачак. Синоптиклар бозлавык барлыкка килү турында кисәтә.

Дүшәмбе көнне дә бик җылы һава торышы сакланачак. Тәүлек дәвамында температура -3тән +2 градуска кадәр көтелә. Шулай итеп, уртача температура 10-13 градуска климатик нормадан артып китәчәк.

Сишәмбе көнне мондый һава сакланачак, әмма чәршәмбегә температура түбәнәя.

Синоптиклар татарстанлыларны юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтә. Катнаш типтагы явым-төшем һәм җылыну аркасында бина түбәләреннән кар ишелүе мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International