Әлки районында приютта яшәүчеләр өчен үзизоляция режимы саклана

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

2021 елның 23 гыйнваре, шимбә

Приют ничек яши?

Коронавирус пандемиясе уңаеннан Юхмачы авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт тулысынча изоляцияләнгән. 84 көн хезмәткәрләр консервациядә, ягъни бер бинада яшәде, өйләренә кайту, балаларын кочаклау, өй ризыгы ашау мөмкинлеге юк иде, кыскасы, барысы да гадәти тормыш рәвешеннән мәхрүм ителде.

-Бу төп адымга без ковид - 19ның таралуын булдырмас өчен бардык. Үзегез дә аңлыйсыздыр, безнең контингентыбыз олы, өлкәннәр, теләсә нинди чирне авыр кичерә. Әмма барлык хезмәттәшләрем дә бу чараларның мөһимлеген аңладылар. Җиңел булмады, әмма без башкарып чыктык, - дип сөйләде приют директоры Евгений Васяйчев.

Реклама

Эшчеләр: «Иртән эшкә килеп, ә кичен өйгә кайту - бәхет», - дигән гыйбәрәне үзләрендә татыдылар. Хәзер аларга хәрәкәт рөхсәт ителә, әмма тыю әлеге торучыларның үзләре өчен саклана. Барлык чаралар да онлайн форматында уза, яшәү урыныннан беркем дә читкә чыкмый. Бүген приютта 70 кеше үзенең яшәү урынын, уңайлылы йортын, тынычлыгын тапкан, игътибар һәм кайгыртучанлык, күңел җылысын тоеп яши.

Декабрь азагында идәннәр алыштырылды, стеналар һәм түшәмнәр эшкәртелде, санузеллар алыштырылды, янгынга каршы ишекләр куелды. Республика программасы буенча әлеге максатларга 3миллион 750 мең сум акча бүленгән. Барлык төзелеш эшләрен «Промградстрой» фирмасы сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарды.

Приют директоры хәбәр иткәнчә,яшәүчеләрнең кәефе сизелерлек күтәрелде, чөнки аларның бүлмәләре яктырды һәм матурланды. Шушы көннәрдә тагын бер яңалык халыкны, бигрәк тә  хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне шатландырды. Җилләтү җайланмасы белән шөгыльләнүче Казанның бер фирмасы (Хәйриячеләр үз исемнәрен афишаларга теләмәде) приютка ике дистәдән артык шумый торган матрас, шулай ук инвалид креслолар өчен махсус каешлар һәм ашату өчен күкрәкчәләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International