2021 елның 29 гыйнваре, җомга
2020 елда РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге электрон рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өлешен 77% тан 85% ка кадәр җиткергән. Әлеге мәгълүматларны Фондның төбәк бүлеге идарәчесе Павел Лоханов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә китерде.
"Бүгенге көндә төбәк бүлеге 13 дәүләт хезмәте күрсәтә, аларның теләсә кайсысын электрон рәвештә алырга мөмкин. Хакимият органына шәхси визитсыз дәүләт хезмәтләрен алу коронавирус таралуын минимальләштерергә һәм халыкка кирәкле хезмәтләрне үз вакытында күрсәтергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте докладчы.
Лоханов шулай ук хәбәр иткәнчә, 2020 елда республикада яшәүчеләрнең дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты белән канәгать булу күрсәткече, тулаем алганда, социаль иминиятнең төбәк бүлеге буенча 93,5% тәшкил иткән, план күрсәткече кимендә 90%.
Пандемия килеп туган кыенлыкларга карамастан, учреждение бу күрсәткечне тиешле дәрәҗәдә саклап кала алды, дип өстәде ул.