Иске Әнҗерә авылында яшәүче тыл ветераны Зарипова Затия Рәхим кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Федорович Никошин исеменнән юбилярны Әлки муниципаль районы Башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина, шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов котлады. Юбилярга Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның шәхси котлавы һәм бүләкләр тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.