ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сөт продукциясен тикшерде: аның биштән бер өлеше нормаларга туры килми

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Ведомство иң күп хокук бозуларны күрше төбәкләрдән кертелә торган продуктларда ачыклаган.

Татарстан территориясендә сатыла торган сөт продуктларының бер өлеше билгеләнгән таләпләргә туры килми, дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Илмир Шәфигуллин.

Узган ел тикшерелгән 735 атаманың 128ендә хокук бозулар ачыкланган. Аларның күбесе Мәскәү, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә җитештерелгән. Татарстан үрнәкләрендә шулай ук микробиологик Параметрлар буенча тайпылышлар ачыкланды.

— Мин алар начар дип әйтмәс идем, микробиологик параметрлары буенча кайбер кисәтүләр бар, ә физик-химик состав буенча бу бик яхшы продуктлар, — дип аңлатты Илмир Шәфигуллин. — Шулай булгач, сөт продукциясен җирле җитештерүдән сатып алу яхшырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International