Әлки кырларында куәтле яңа тракторлар эшләячәк

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

“ВостокЗернопродукт” җәмгыяте быелгы язгы кыр эшләренә яңартылган техника белән керешәчәк.

 

Биредәге машина-трактор паркларына ике яңа “Ростсельмаш 2375” тракторы кайтты. Әлеге югары егәрлекле тимер атлар чәчү комплексы белән эшләүдә файдаланылачак. Алар туфракка зур басым булмасын өчен икешәр көпчәк (барысы 8) белән комплектланачак.

 

Моннан тыш, парклар төрле тагылма агрегатларын да яңартты. Хәзер бу агрегатларны җыеп язгы кыр эшләренә әзерләү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International