Берничә атна инде ниндидер хатын-кыз «Яндык, берни дә калмады»дигән сүзләр белән йортлар буйлап йөри.
Ул акчалата ярдәмгә өметләнә. Акчаны банк картасына да салырга була. Узган якшәмбедә хатын-кызны район үзәгендәге Төзүчеләр урамында күргәннәр. "Мин Аппактан, зинһар, ярдәм итегез», - дип үтенеп йөргән ул.
Аппак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова безгә түбәндәгеләрне хәбәр итте:
- Янгыннан зыян күрүчеләр юк. Бу хатын-кыз мошенник. Каракүлдә дә йөргән ул. Мин бу хакта полициягә хәбәр иттем. Хокук саклау органнары бу мәсьәлә белән шөгыльләнә.
Бу ханымны авылдан авылга кыйммәтле маркалы автомобильдә йөртәләр икән. Уяу булыгыз, алдакчылар кармагына эләкмәгез!