Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Сезнең керем яшәү минимумыннан түбәнрәкме?

Сезнең милектә булмаса:

* мәйданы бер кешегә 40 кв. м. артык булган торак бина,

* мәйданы бер кешегә 23 кв. м. артык булган ике һәм аннан күбрәк торак бина;,

* бер кешегә 20 сутыйдан артык мәйданлы җир кишәрлекләре,

*берсенең чыккан елы мөрәҗәгать итү көненә өч елдан артмаган 2 һәм аннан да күбрәк автомобиль

 Керемегезне арттырырга телисезме?

Сезнең яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекләре социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтергә әзер:

- эшкә урнашуга (9 айдан артык түгел, 10294 сум);

- шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга (12 айдан да артык түгел, бер тапкыр 75 000 сумнан да артык түгел);

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга (12 айдан да артык түгел, бер тапкыр 75000 сумнан да артык түгел).

Төзелгән социаль контрактлар буенча соңгы нәтиҗәгә төп таләп – социаль контрактның гамәлдә булу срогы чыккач, гражданның  (гражданның гаиләсенең)  акчалата керемнәрен арттыру.

Барлык сораулар буенча район социаль яклау бүлегенә 8(84367) 3-03-78 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International