“Әлки хәбәрләре" газетасына 2021 елның икенче яртыъеллыгына язылу башланды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән агымдагы елның икенче яртыъеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды.

Киләсе ярты елда да сез район газетасы белән аралашырсыз, «Әлки хәбәрләре»газетасына язылырсыз дип өметләнәбез. Гәҗит укучыларыбызны райондагы вакыйгалар, яңалыклар белән таныштырды, хезмәт алдынгылары, искиткеч гаиләләр, гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында язды. Газета-район тормышы елъязмасы.

Узган ел пандемия уңаеннан күп кенә оешмалар һәм предприятиеләр үз эшләрен туктатканда да, газета укучыларыбызга соңгы яңалыкларны җиткереп торды. Аның һәр номеры әбүнәчеләргә барып җитте.

«Әлки хәбәрләре» нә язылгач, сез ике газета аласыз. Чөнки һәр җомгада район газетасы «Атна вакыйгалары»белән баетыла. Ә анда – телевизион программа, республика һәм ил яңалыклары, кызыклы басмалар.

Киләсе яртыъеллыкка язылу нәтиҗәләре буенча әбүнәчеләр арасында призлар уйнарга планлаштырабыз.

2021 елның икенче яртыъеллыгына газетага язылу бәясе-782 сум 94 тиен. Ә оешмалар өчен-873 сум. Хөрмәтле газета укучылар, сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр. Хат ташучылар аша да, электрон рәвештә дә язылырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International