"Илем - Россиям" конкурсын уздыру турында

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2021 елда Конкурс Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елын үткәрү турында» 2020 елның 25 декабрендәге 812 номерлы Указын үтәү кысаларында һәм Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Конкурс номинацияләре исемлеге Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсеше, шул исәптән мәгариф, социаль өлкә, инновацияләр, кече бизнес, авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләренең бөтен спектрын үз эченә ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 1 мартыннан 12 маена кадәр кабул ителә. Конкурс материаллары белән www.moyastrana.ru сайтында танышырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүматны +7 (499) 993-72-23, +7 (926) 469-62-17 телефоны һәм  orgkomitet@moyastrana.ru электрон почта адресы буенча да алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International