Әлки районында 925 кеше COVID-19га прививка ясаткан

2021 елның 9 апреле, җомга

7 апрельдә  Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Саулык – бар нәрсәдән дә кыйммәтлерәк байлык.

 

  Пандемия аркасында без моны тагын да ныграк аңладык.

Республикада коронавирус буенча хәл тотрыклана башлады. Әмма тынычланырга иртә, дип кисәтә белгечләр. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, авыруның катлаулы очраклары артуы күзәтелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә әлеге катлаулы чирдән саклану мәсьәләсенә аерым тукталды. “Коронавирус беркая да китмәде. Бүген безнең төп бурыч – CОVID -19 ның өченче дулкынына әзер булыр өчен мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцина ясату”,–дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Безнең районда пандемия башыннан бирле 44 кешедә коронавирус рәсми рәвештә расланган. Бүгенгә 925 әлкиле ковидка каршы прививка кадаткан.

Бу атнада район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матак үзәк хастаханәсендә коронавирустан прививка ясатты.

Район җитәкчесенең CОVID-19 га каршы вакцина кадатуы Бөтендөнья сәламәтлек көне алдына туры килде. Шул уңайдан без аңа: “Сәламәт булу өчен Сез нәрсәләр эшлисез?” дип тә сорадык.

–Сәламәт булу өчен мин бүген коронавирус инфекциясенә каршы прививка алдым. Бу бик мөһим, актуаль мәсьәлә. Әлеге вирусның ни дәрәҗәдә мәкерле һәм куркыныч булуы хакында сөйләп торасы юк. Моңа бөтен дөнья инанды. Аңа каршы торуның иң ышанычлы юлы – вакцина. Прививка ясатуны тоймадым да. Әллә кадаттым, әллә юк. Гадәти бер укол. Һәр әлкилене бу медицина процедурасын үтәргә чакырам. Без үзебез өчен генә түгел, якыннарыбызның сәламәтлеген кайгыртып та прививка ясатырга тиешбез дип уйлыйм. Ә гомумән алганда сау булу өчен мин спорт белән шөгыльләнәм, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам. Һәркемгә исәнлек телим! – диде Александр Никошин.

Яңа Салман урта мәктәбе укытучысы Рузилә Задаева да CОVID-19 га каршы прививканы әлеге профилактика чарасының мөһимлеген аңлап, үзе әйтүенчә, зур энтузиазм белән ясаткан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International