24-25 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган “Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте призларына йөзү буенча Нурлат районы беренчелеге узды.
Ярышлар «Тулпар» спорт сараенда узды. Ярышта 7 район командасы, 2005-2011 елгы 150 дән артык спортчы катнашты. Әлки йөзүчеләре беренчелектә уңышлы чыгыш ясадылар.
Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Замира Сәлахова 50 метрлы дистанциядә ирекле стиль белән алтын медаль яулады. Зилә Вафина (гимназия) 100 метр дистанциядә ирекле стиль белән икенче урынны яулады. Базарлы Матак мәктәбе укучылары Ралина Гаязова (аркада 50 метр) һәм Амалия Лилуашвили (ирекле стиль белән 100 метр) өченче урыннарны яуладылар.
Яшь спортчыларны һәм аларның тренерларын Александр Георгадзе һәм Эльвира Шәйхетдинова котлыйбыз!