Әлкилеләр «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2021» конкурсының зона этабында икенче урынны алдылар

2021 елның 4 мае, сишәмбе

30 апрельдә Чистай шәһәрендә «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2021» республика конкурсының зона этабы узды.

Ярышларда Татарстан районнарыннан сигез команда катнашты. Аларның һәрберсендә 9-11 яшьлек ике малай һәм ике кыз иде. Безнең район командасын Түбән Әлки мәктәбе укучылары Азат Гәрәев, Разил Билалов, Элина Низамова һәм Динә Гобәйдуллина тәкъдим итте. Аларны ярышларга ЯХИ (Яшь хәрәкәт инспекторлары) отряды җитәкчесе Рафис Билалов әзерләде.

Программа үз эченә 5 станцияне алды: «Юл йөрү кагыйдәләрен белү», «ТИН», «Беренче медицина ярдәме», «Велосипедны фигуралы йөртү» һәм «Автошәһәрчек». Барлык номинацияләр нәтиҗәләре буенча безнең команда икенче урынны яулады. Шәхси зачетта Азат Гәрәев беренче булды.

ЯХИләрне һәм аларның җитәкчесе Рафис Билаловны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Аларга май ахырында Казанда узачак конкурсның республика этабында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International