Ничек эссе! Суга чумасы иде! Әмма барысы да гади генә түгел шул…
Елның җылы вакыты-ял чоры гына түгел, ә энтеровируслар белән бәйле йогышлы авырулар саны артуы чоры да. Нинди вирус соң ул? Без хәзер барысын да сөйләрбез.
Энтеровирус йогышы - һәркайда очрый торган кискен вируслы авыруларның зур төркеме. Кайчагында алар симптомсыз уза, ә кайчагында бик авыр була: хәтта менингит та китереп чыгарырга мөмкин!
Энтеровирус йогышыннан вакцина юк, димәк, аларга каршы алдан ук чарасын күреп булмый, мәсәлән, су чәчәге яки В гепатиты. Тагын да бер күңелсез ягы - бу вируслар тышкы мохиткә бик тотрыклы.
Энтеровируслар озак вакытлар агым сулыкларда, йөзү бассейннарында, ачык сулыкларда, көнкүреш предметларында, азык-төлек продуктларында (сөт, җиләк-җимеш, яшелчә) саклана ала.
Энтеровирус йогышы чыганагы-һәрвакыт авыру яки авыруны йөртүче кеше.
Тапшыруның төп юллары-су һәм контакт — көнкүреш, өстәмә юл-авыру сулыш юллары зарарлану симптомнары булганда һава-тамчы юлы.
Йогышны тапшыру факторлары-су, начар юылган яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, пычрак куллар, уенчыклар, сыйфатсыз судан әзерләнгән боз.
Энтеровирус йогышы белән балалар өлкәннәргә караганда ешрак һәм авырырак авырый.
Өлкәннәр дә йогарга мөмкин, тик алар ешрак симптомсыз яки җиңел формада чирли.
Энтеровирус йогышының симптомнары төрле. Бу авыру тән, очлык, биттә авыз куышлыгы өлкәсендәге тиредә тимгелле герпетик ангина булып, ашкайнату органнарының эшчәнлеге бозылуына китерергә мөмкин. Санап үтелгән симптомнар температура күтәрелү, көчсезлек, томау һәм башка респиратор авыруларның симптомнары, баш һәм мускул авырулары белән бергә барырга мөмкин. Энтеровирус йогышының иң куркыныч формасы-җитди вируслы менингит.
Менингитның төп симптомнары:югары бизгәк белән авыруның кискен башлануы, баш авырту, косу, мускул авыртулары, корсакта авырту, кече яшьтәге балаларда көзән җыеру.
Югарыда санап үтелгән зарлар барлыкка килгәндә, авыруны ашыгыч рәвештә изоляцияләргә, чөнки ул әйләнә-тирәдәгеләр өчен зарарлану чыганагы булып тора һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Энтеровирус йогышының катлаулы очраклары сирәк очрый.
Энтеровирус йогышыннан үзеңне иичек якларга? Гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз
Нурлат территориаль бүлегенең өлкән белгече Абзалова И.Н.