Хәзерге вакытта столбняк кешеләр арасында элеккеге «абруен» югалтты: вакцинация ярдәмендә күпләр бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын да онытты. Ә без хәзер искәртәбез.
Җылы көннәр табигатьтә ял итү өчен бик әйбәт. Өлкәннәр рәхәтләнеп балыкка яки урманга сәяхәткә чыга, балалар тузанга "баткан" балконнан велосипед һәм самокатларын ала, ә актив ялга каршылар үзләренә дачада шөгыль таба.
Тик, кызганычка каршы, сез парк буйлап роликларда йөрисезме яки бакча яны участогындагы коймаларны төзәтәсезме- кайда да травма алу мөмкинлеге белән килешергә кирәк. Килешергә, ләкин берничек тә игътибарсыз калдырмаска кирәк. Чөнки кырылган тезләр зуррак проблема - столбняк авыруы китереп чыгарырга мөмкин.
Иң авыр йогышлы авыруларның берсе булган столбнякны Clostridium tetani микроорганизмы тудыра, хәер, гаделлек өчен шунысын әйтергә кирәк, клостридия үзе бөтен бәла - казаларда да гаепле түгел, ә аның токсины тетаноспазмин.
Биологик агулар арасында конкурс үткәрелсә, үлемгә китерүче буларак ботулотоксинга гына юл биреп, тетаноспазмин ышанычлы төстә икенче урынны алыр иде.
Канга эләккәч, ул акрын һәм планлы рәвештә нерв системасын зарарлый. Ә барысы да гади генә башлана: температура күтәрелә, хәлсезлек, зарарланган урынында пульсацияләүче авырту һәм җиңелчә көзән җыеру.
Аннан соң медицина даирәләрендә «сардоник елмаю»дигән исем йөртүче мимик мускулларның спазмы күзәтелә. Бу елмаюның шатлануга бернинди катнашы да юк, ә киресенчә, авыруның көчәюе турында сөйли. Чөнки соңыннан булган хәлләрне һич кенә дә күңелле дип атап булмый: бугаз мускуллары спазмасы аркасында кеше йота алмый, ә авырту тәнне акрынлап колачлый. Арка бөгелә, баш артка каерыла - шундый көзән җыеру позасы опистотонус дип атала. Тик бу да барсы да түгел әле.
Авыруның иң куркыныч күренешләренең берсе - авыручы авыру дәвамында ачык аңда кала, барысын да аңлый һәм сизә, тик нәрсә дә булса эшли алмый.
Без инде столбняк травма алганнан соң үсә, дидек, әмма монда да барысы да гади генә түгел. Авыру организмга туфрак, органик ашламалар, хайваннар фекалияләре белән элемтәгә кергән тутыккан металл яки теләсә нинди предметлардан яралар алганда эләгә. Мондый ярада нәкъ менә бактериянең токсинын үсү, үсеш һәм бүлеп бирү өчен кирәк булган анаэроб шартлар тудырыла.
Столбняк җирдә каян килеп чыга соң? Клостридияләр кайбер җылы канлы хайваннарның эчәклегендә яши һәм үрчи, сүз уңаеннан, кеше эчәклегендә дә алар да яхшы яши ала Тышкы тирәлеккә исә споралар тәрәт белән аерылып чыга, пычрак кадак яки тимер чыбык белән җәрәхәтләнгән очракта, кеше организмына эләгә.
Ә клостридияне ашасаң, нәрсә булыр? Зарар юк, ашказаны-эчәк тракты ферментлары белән ул эшкәртелми, ләкин лайла эчәклеккә керми, шуңа күрә столбняк кузгаткычы организмга авыз аша кергәндә куркыныч түгел.
Әгәр травма алган икән, беренче адым - бактерияне яшәү өчен уңайлы шартлардан мәхрүм итәр өчен яраны водород перекисы белән яхшылап юарга.
Тирән яраны өй шартларында яхшы итеп эшкәртеп булмый, шуңа күрә столбняк үсешен булдырмау буенча кирәкле барлык чараларны үткәрүче дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итү яхшырак.
Киләсе адым - столбнякка каршы вакцинация ясатып булуы турында ачыкларга. Һәм монда бераз кыенрак - кулыгызны күзәтегез.
Әгәр кеше моннан 5 ел элек ике тапкыр яки 2 елдан артык бер прививка ясаткан булса, столбнякка каршы анатоксинны ашыгыч рәвештә кертергә кирәк. Шулай ук анатоксин кертү 5 ел элек иммунизациянең тулы курста үткәрелүе турында документлар булса кирәк булачак.
Әгәр кеше 5 ел элек ике прививка яки ике елдан артык элек бер прививкан ясаткан яки бөтенләй прививка ясатмаган икән, аңа столбнякка каршы анатоксин гына түгел, организмны шунда ук яклый башлаучы әзер антитәле столбнякка каршы кеше иммуноглобулины (ПСЧИ) яки столбнякка каршы ат сывороткасы (ПСС) кертергә дә кирәк.
Игътибарлы булыгыз: ПСС керткәнче, табиб чит кеше аксымына аллергик реакция үсешен булдырмас өчен, тире эченә сыворотка белән проба үткәрергә тиеш.
Әгәр кешенең кулында 5 елдан кимрәк вакытта үткәрелгән вакцинациянең тулы курсы турында документаль раславы булса, ашыгыч рәвештә препаратлар кертү таләп ителми.
Аңлашылганча, үзең турында алдан кайгыртырга кирәк. Столбнякка каршы планлы вакцинация балачакта башлана һәм өч тапкыр - 3, 4, 5 һәм 6 айда үткәрелә,ревакцинация шулай ук 3 тапкыр уздырыла: 18 айда, 7 һәм 14 яшьтә үткәрелә.
Өлкәннәргә 18 яшьтән башлап һәр 10 ел саен столбнякка каршы прививканы кабатларга киңәш ителә.
Ахырда имгәнүләрне профилактикалау турында. Аларны булдырмый калу мөмкин булмаса да сакчыллык берәүгә дә зыян итмәс.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, столбняк турында ишетеп кенә белү өчен вакытында прививка ясатыгыз.