Әлки районы Каракүл авылында модульле ФАП төзелә башлады

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Яңа бинаны  Казаннан килгән төзелеш оешмасы кора. 20х36 метр зурлыгындагы  ФАПта халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык шартлар булачак.

Авылда медицина пункты урнашкан бина бик начар хәлдә иде. ФАП элекке мәктәп бинасының бер почмагында халыкка хезмәт күрсәтте. Фельдшер Валентина Гришина үз эшен намус белән башкара, ул да, авыл халкы да заманча мөмкинлекләр тудырылган медпунктның файдаланылуга тапшырылуын түземсезлек белән көтә.

Яңа ФАП бинасы Каракүл авылының башында булачак. Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова әйтүенчә, бу урын халык белән киңәшләшеп сайланган. Төзүчеләр хәзер субайлар кагу, бинаның нигезен салу эшләрен башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International