Әлки эшмәкәрләре арасында спартакиада узачак

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

26 майда Россия эшмәкәрлеге көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм уңаеннан 26 май көнне 14: 00 сәгатьтә «Алинә» УСЗ стадионында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр арасында ярышлар узачак. Чараны оештыручылар эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге өчен төрле ярышлар әзерләделәр, шулай ук балалар өчен уеннар да узачак.

Барлык эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр үз гаиләләре белән бәйрәмгә чакырыла.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84346) 21736 (район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International