Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2021» конкурсы номинантлары өчен интернет аша тавыш бирү башланды.
Конкурста 4 номинация күрсәтелгән: Ел табибы, Беренчел звеноның иң яхшы табибы, Ел медицина хезмәткәре һәм Уникаль очрак.
Җиңүчеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк. Җиңүчене сайлаганда мөһим рольне интернет аша тавыш бирү уйнаячак.
Үз тавышыңны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы сылтама буенча "Деятельность" - "Конкурслар" бүлегендә калдырырга мөмкин: https://minzdrav.tatarstan.ru/ak-chchklr-2021.htm