Әлки районы мәдәният йорты “Татнефть” гранты отты

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Район мәдәният йорты “Тарихи мирасны саклау”номинациясендә “Татнефть” АҖ гранты отты.

Конкурсның “Тарихи мирасны саклау”номинациясендә катнашкан мәдәният хезмәткәрләре үз проектларын тормышка ашыруга 295 мең сум акча алачак. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, әлеге акчаны чуаш милли костюмнары – баш киемнәре, күлмәкләр тектереп алуга  тотарга ниятлиләр. Шунысы яхшы, милли киемнәр тегү осталары үзебезнең районда ук бар икән.

Узган ел азагында мәдәният бүлеге район ветераннар оешмасы белән берлектә 300 мең сум күләмендә “Татнефть” АҖ гранты откан иде. Әлеге средстволарга Югары Әлки мәдәният йортының  “Тургай” фольклор ансамбле  өчен  затлы, матур сәхнә костюмнары тектереп алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International