Әлки районында иң матур йортка, иң төзек авылга конкурс игълан ителде

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Районда иң матур йортка, иң төзек авылга конкурс игълан ителде.

Район үзәгендә, авылларда төзекләндерелгән, чәчәккә күмелгән йортлар күп. Мондый ишегаллары яныннан үткәндә кәефең күтәрелә, матурлык күзләрне шатландыра. Конкурс тырыш һәм уңган хуҗаларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү өчен үткәрелә.

Конкурска йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү район Сабан туенда булачак.

Шулай ук һәр авыл җирлегендә иң матур йортны, иң чиста урамны билгеләргә тәкъдим ителә. Нәтиҗәләр халык катнашында үткәрелгән чараларда ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International