Дөрес туклану принциплары

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Сәламәт туклану кеше тормышының барлык чорларында да бик мөһим. Дөрес тукланмау аркасында  килеп чыккан авырулар нигездә гомер уртасында – 30-50 яшьләрдә күзәтелә. Нәкъ менә шушы яшьләрдә кирәгеннән артык ашау, майлы, баллы ризыкларны күп куллану, рационда яшелчә һәм җиләк-җимешләр, витаминнарның аз булуы кешенең саулыгына зур зыян сала.

Сәламәт туклануның төп принципларына килгәндә, ул энергетик яктан балансланган, тулы кыйммәтле булырга тиеш. Ризыкның тиешле дәрәҗәдә кулинар эшкәртелгән булуы, көн дәвамында билгеле бер вакытларда ашау мөһим.

Сөт ризыклары, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр балаларга гына түгел, олылар өчен дә файдалы. Ә татлы, майлы, тозлы һәм ысланган ризыкларны чамасыз күп куллану матдәләр алмашынуга җитди зарар китерергә мөмкин. Мондый ашамлыклар кабымлыклар булып саналалар һәм рационыгызның нигезе була алмыйлар. Әлеге ризыклар аз күләмдә бәйрәм өстәлендә генә булсын.

Шуны да белеп торыгыз, сөт һәм сөт ризыкларында олы кешенең сөякләре өчен кирәкле кальций бар. Хатын-кызлар өчен кальцийга бай рацион бигрәк тә мөһим. Ул остеопороз, ягъни сөякләрнең юкаруы чирен кисәтүнең төп ысулы булып тора. Бу авыру белән гүзәл затлар ир-атларга караганда  дүрт тапкыр ешрак чирлиләр.

Дөрес туклану сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. Дөрес туклануның төп өч принцибы бар:

- ризык белән кергән энергиянең организм тарафыннан сарыф ителгәненә тәңгәл булуы;

- азыкның сан, күләм ягыннан организмның ихтыяҗын канәгатьләндерүе;

- режим белән туклану.

Симерү белән интегүче яки аңа сәләтле кеше түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:

- көненә 4-5 мәртәбә, күп күләмдә, калориягә бай булмаган ризыклар (яшелчәләр, баллы булмаган җиләк-җимеш, балык, сөт һәм сөт продуктлары, йомырка, майсыз ит) ашагыз. Ашыкмыйча, озаклап чәйнәгез;

- тәмләткечләр, тозлы, камыр һәм кондитер эшләнмәләре, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз;

- ризык әзерләү өчен үсемлек майларын файдаланыгыз;

- түбән калорияле, витаминнарга һәм минераль тозларга бай булган арыш ипие (50-100 грамм) белән чикләнегез;

- ризыкларны төрләндерегез;

- пепси-кола, фанта кебек баллы эчемлекләрдән баш тартыгыз;

- шикәрне һәм тоз куллануны чикләгез;

- азыкны билгеле бер күләмдә кабул итәргә кирәк: артык күп тә, тамак туймаслык та булмасын;

- ризык кабул иткәннән соң ял итмәгез. Кичке ашыгызны соң ашамаска тырышыгыз. Йоклар алдыннан бер стакан сөт яки кефир эчегез;

- кичке аштан соң аз гына саф һавада йөреп керү файдалы;

- атнасына бер-ике тапкыр ашауны киметү көннәре үткәрегез.

- 6 айга кадәр балага мөмкин кадәр күкрәк сөте имезергә кирәк; 6 айдан 2 елга кадәр күкрәк ашатуны дөрес ашату белән аралаштырырга кирәк. Бу балада киләчәктә симерү һәм башка йогышлы  авыруларның үсешен булдырмый калачак.

Исегездә тотыгыз, дөрес туклану кешенең тулы кыйммәтле тереклек эшчәнлеген тәэмин итә, сәламәтлекне ныгытуга һәм йогышлы авыруларны, шул исәптән диабет, йөрәк авыруларын, инсульт һәм яман шешне профилактикалауга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International