ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ СЫЙФАТЫН БӘЯЛӘҮДӘ КАТНАШУ МӨМКИНЛЕГЕ ТУРЫНДА ГРАЖДАННАРГА МӘГЪЛҮМАТ БИРҮ

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Хезмәт күрсәтү сыйфатын  бәяләүдә катнашу мөмкинлеге турында гражданнарга мәгълүмат бирү

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы һәм кунаклар!

2019 елда мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатына бәя бирелде. Исегезгә төшерәбез, нәтиҗәләр белән Әлки муниципаль районының https://alkeevskiy.tatarstan.ru/nok.htm  сайтында һәм https://bus.gov.ru/pub/top-organizations-second рәсми сайтта танышырга мөмкин.

www.bus.gov.ru рәсми сайтында сез учреждениеләрнең эше турында "Фикер калдыру"  («Оставить отзыв») дигән төймәгә басып бәяләмә калдыра аласыз.

Шулай ук анкеталарны тутыру юлы белән хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сезнең фикерегезне белдерү дә мөмкин. (https://alkeevskiy.tatarstan.ru/internet-opros.htm)

Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту максатыннан район сайтындагы “Кире элемтә” бүлегендә Сез үз тәкъдимнәрегезне кертә яисә учреждениеләрнең эше турында канәгатьсезлек белдерә аласыз. Хезмәт күрсәтүдән файдаланучылардан кергән гражданнар мөрәҗәгатьләре (шикаятьләр) (телефон буенча, оешманың рәсми сайтындагы электрон сервислар ярдәмендә электрон почта аша) хезмәтләрнең сыйфатын бәяләүне уздыру буенча Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International