«Гражданнарга уңайлы булсын өчен ЮХИДИ дәүләт хезмәте»

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Гражданнарга уңайлы булсын өчен ЮХИДИ дәүләт хезмәте.

Транспорт чараларын теркәү, машина йөртү таныклыкларын алу һәм алыштыру - барлык бу гамәлләрне сезнең өчен уңайлы вакытта, ә иң мөһиме - чиратсыз, www.gosuslugi.ru Интернет - сайт мөмкинлекләреннән файдаланып, планлаштырырга мөмкин. Моны я мобиль телефон аша, я шәхси компьютер ярдәмендә эшләргә була. Төп шарт-сайтта алдан теркәлү. РФ гражданнарына электрон рәвештә хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының, шул исәптән Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча да барлыгын һәркем белми мөгаен.

Бүгенге көндә алар арасында иң кирәклесе - транспорт чараларын теркәү һәм машина йөртү таныклыклары алу.

ЮХИДИ линиясе буенча кирәкле дәүләт хезмәтләрен алу иң гади һәм уңайлы ысул-бу интернет-портал мөмкинлекләреннән файдалану. Бу ресурс куллануда уңайлы һәм дәүләт хезмәте яки кирәкле мәгълүмат алганда вакытны янга калдырырга теләгән кешеләр өчен махсус булдырылган. Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре Бердәм порталы www.gosuslugi.ru сайтында бер тапкыр теркәлеп, Сез порталның барлык хезмәтләренә дә керә аласыз. Теркәлү өчен Сезгә паспорт һәм пенсия иминиятләштерүенең иминият таныклыгы (СНИЛС) кирәк булачак.

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы түбәндәге мөмкинлекләрне бар:

- гаризаны электрон рәвештә бирү;

- сезнең өчен уңайлы вакыт һәм дәүләт хезмәтен алу датасын сайлау;

- дәүләт хезмәтләренә гариза кабул итү турында раслауны алу;

 - юридик әһәмиятле гамәлләрне уздыру өчен дәүләт пошлинасын түләү өчен квитанция бастыру. Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар булу турындагы белешмәләрне мөрәҗәгать итүчеләр шулай ук www.gosuslugi.ru Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына электрон мөрәҗәгать белән алу мөмкинлегенә ия.

Россия Эчке эшләр министрлыгының электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен алу кагыйдәләре, рекомендацияләре һәм тәртибе белән җентекләбрәк танышырга югарыда күрсәтелгән Интернет-ресурсларда белешмә бүлекләрендә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International