Җәйне барысы да, бигрәк тә балалар көтә. Бу ел фасылы – ял итү өчен иң уңайлы вакыт.
Узган ел пандемия балаларның җәйге ялына чикләүләр кертте. Быел хәлләр үзгәрде. Күп кенә ял лагерьлары малайлар һәм кызлар өчен үз ишекләрен ача. Ялны оештыруда да яңалыклар бар. Балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина сүзләренә караганда, укучыларның җәйге ялына әзерлек инде күптән алып барыла. Район балаларының иң яраткан ял урыны булып «Яшь имәннәр»сәламәтләндерү лагере кала. Соңгы елларда шартлар яхшырды, мөмкинлекләр артты.
- Быел җәй «Яшь имәннәр» та дүрт сменада 128 бала ял итәчәк. Шулай ук җәй дәвамында Кара диңгездәге балалар лагерьларына юлламалар да көтелә, - ди Әнисә Гайфуллина. Бу елның үзенчәлеге- балалар ялы өчен акчаның кэшбэк рәвешендәге бер өлешен кире кайтару. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча һәр юлламадан түләнгән акчаларның 50 проценты (әмма 20 мең сумнан да артык түгел) торган гаиләләргә кире кайтарылачак. Моның өчен балаларның җәйге ялын онлайн рәвештә «Мир»картасы ярдәмендә түләргә кирәк. Биш көн эчендә акча картага автомат рәвештә күчереләчәк.
Баланы җәй буе ял лагерына җибәрергә мөмкин. Балаларның ял итү урыннарына йөрүләре чикләнмәгән. Берничә балалы гаиләләр өчен һәр юлламаның 50 процентын кире кайтарырга мөмкин. Шул ук вакытта барлык юлламалар өчен бер картадан түләргә мөмкин, чөнки транзакцияләр саны буенча чикләүләр юк. Балага ничә яшь булу мөһим түгел, кэшбэк теләсә кайсы яшьтәге балага сатып алынган юллама өчен каралган.
Бу программага бөтен ил буенча меңгә якын балалар лагере кушылган инде, исемлек тулылана бара. «Яшь имәннәр» балалар сәламәтләндерү лагере бу исемлеккә керә.
Балалар ялы, аерым алганда, лагерьларга түләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча балалар иҗаты йортына мөрәҗәгать итәргә мөмкин (т.21-3-34).