Легаль булмаган хәмернең гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч булуы һәркемгә мәгълүм. Контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының ай саен контроль чаралар үткәрүенә һәм еш кына легаль булмаган хәмерне әйләнештән алуына карамастан, кешеләр суррогат корбаны булалар.
«Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләр контроль чаралар үткәрүгә нигез сыйфатында мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора.
uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлү өчен «теркәлү» төймәсенә басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм тиешле кырга билге куеп, «теркәлергә»төймәсенә басарга кирәк. Пароль күрсәтелгән телефон номерына СМС аша җибәреләчәк. Шуннан соң тиешле кырларга логин (телефон номеры) һәм пароль кертергә кирәк.
«Халык контроле» порталыннан файдаланучылар дөрес мәгълүмат биргән өчен матди бүләк алалар.
Агымдагы елда 6 гариза кергән, шуларның 1се расланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы район халкын үзенең гражданлык позициясен актив күрсәтергә һәм «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында алкоголь законнарын бозу очраклары турында хәбәр итәргә чакыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы