Россиядә китапханәче көнен билгеләп үтү гадәте 1995 елның 27 маенда башлана. Президент указы датаны дәүләтнең истәлекле вакыйгалары исемлегендә беркетте.
Ул 1795 елда Император җәмәгать китапханәсенә нигез салуның 200 еллык юбилеена багышланган. Вакыйга Россия Федерациясе Президентының «Гомумроссия китапханәләр көнен билгеләү турында» 1995 елның 27 маендагы Указы белән гамәлгә куелган.
Бүген китапханәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Чара үзәкләштерелгән китапханә системасы җитәкчесе Татьяна Петухованың котлавы белән башланып китте. Ул алдынгы хезмәткәрләрне һәм юбилярларны бүләкләде.
“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы бүген китап сакчылары адресына яңгыраячак барлык котлауларга кушыла һәм алга таба да уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнә.