Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары балигъ булмаганнарның мөлкәткә хокукларын ничек якларга икәнлеге турында сөйләячәкләр

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

1 июньдә 10дан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы экспертлары балигъ булмаганнар катнашында алыш-биреш ясау мәсьәләләре буенча кайнар линия уздырачак.

Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган.Кайнар линия вакытында гражданнар күчемсез милекне яки аның бер өлешен балигъ булмаган балалар милкенә рәсмиләштерү тәртибе, шулай ук мондый объектларны сату, алыштыру һәм бүләк итү процедурасы турында белә алачак.

Моннан тыш, белгечләр торакны теркәү һәм аның кадастр исәбенә алу өчен нинди документлар кирәклеге, сатып алыр алдыннан күчемсез милекне ничек тикшерергә, Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алганда балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен кем яклый алуы һәм башкалар турында сөйләячәкләр.

Кайнар линия телефоны 255 25 71.

Шулай ук балигъ булмаганнарның милек хокуклары темасына Татарстан Росреестрының һәм ТР Риелторлар гильдиясенең Instagram дагы уртак туры эфиры багышланачак. Ул 1-нче июнь көнне 14:00 сәгатьтә узачак.

Балалар хокукларының закон белән саклануын белү мөһим, шуңа күрә күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда үзеңне куркынычлардан мөмкин кадәр саклап калырга һәм барлык документларны җентекләп тикшерергә кирәк. Турыдан-туры эфир вакытында сез үзегезнең конкрет ситуацияләрегез буенча сораулар бирә аласыз.

Инде хәзер үк Татарстан Росреестрының рәсми rosreestr_tatarstana сайтында Direct ка яки  риелторлар гильдиясе grrt_infoв Instagram челтәре аша языгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International