Геройлар Аллеясында һәйкәл төзү мәсьәләсе буенча десантчы-ветераннарның оештыру җыелышы булды.
Аның эшенә район хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмгыяте рәисе Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелек итте. Әлки десантчылары көзен стела янында җирне казып, бетон түшәделәр. Быел монументка заказ бирелде. Һәйкәлне 2 августта билгеләп үтелүче Һава-десант гаскәрләре көненә ачарга планлаштыралар. Исегезгә төшерәбез, Геройлар Аллеясында чик сакчылары һәм диңгезчеләр хөрмәтенә һәйкәлләр куелган инде. Бу монумент өченчесе булачак