«Uen Fest » традицион уеннарның I республика фестиваленә Әлки районыннан балалар килде

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

«Пугане» (Курчак) Чуаш фольклор коллективы 1 июнь көнне Казан Кремлендә узган традицион «Uen Fest » I Республика фестивалендә катнашты.

Милли киемнәрдәге кызлар «Улах» (аулак өй) чуаш милли гореф-гадәте сәхнәсен күрсәттеләр. Иске Хурада авыл мәдәният йорты директоры Алинә Садиванкина җитәкчелегендәге иҗади коллектив фестиваль дипломы һәм «Uen Fest»логотибы төшерелгән зонтиклар белән бүләкләнде. Безнең курчаклар республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән истәлеккә фотога төште

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International