Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычын саклау турында шторм кисәтү

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычын саклау турында шторм кисәтү

2021 елның 8 июненнән 15 июненә кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Янгынның төп билгеләре: тотрыклытөтен исе, томан сыман  төтен, кошлар, хайван, бөҗәкләрнең  үз-үзләрен тынычсызтотышы, аларның бер яктан икенче якка күченүләре, офыкта төнге шәүлә.

Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларын яфраклы агач ботаклары, янгын кырыйларын көпшәк грунт белән күмеп, ут хәрәкәте юлында киң канаулар казып, янгынны сүндерергә мөмкин.

Әгәр ут торак пунктка якынлашса нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне утның перпендикуляр таралуына юнәлештә чыгарырга һәм озатырга кирәк. Бары тик юл буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, кайчагында суда хәрәкәт итәргә кирәк. Көчле төтен вакытында авыз һәм борынны юеш мамык-марля бәйләвече, сөлге, киемнең бер өлеше белән ябарга кирәк. Үзең белән документлар, акча, бик кирәкле әйберләрне генә алырга кирәк. Шәхси әйберләрнеянучан матдәсе булмаган  таш корылмаларда яки туфрак  белән күмелгән чокырда коткарып була.

Эвакуацияләнергә мөмкин булмаган очракта (торак пунктларда массакүләм янгыннар), герметиклаштырылган таш биналарда, гражданнар оборонасының сыеныр урыннарында яки зур ачык мәйданнарда, стадионнарда һ. б. урнашып, көтәргә генә кала.

Урманда янгынны ачыкланса, паникага бирелмәгез. Башта тиз генә хәлне анализлагыз. Рельефның иң  калку ноктасына күтәрелергә югары ноктасына күтәрелергә яки биек агачка менәргә, янгын учагының урнашу урынын табарга, ут таралуның юнәлешен һәм тизлеген билгеләргә, сулыкның, сазлыкның, урман кырыен, торак пунктларның урнашуын билгеләргә кирәк.

Әгәр пожардан саклану өчен юл киселгән икән, янгыннан утрауларда, сайлыкларда, сазлыкта, тау түбәләрендә һ.б. качарга кирәк. Качу урыннарын агачлардан ераграк сайлагыз, чөнки аларның тамырлары янып, тавышсыз гына егылырга мөмкин. Ут якынайганда киемегезне суда чылатыгыз, камышы булмаган суга ятыгыз. Сай суда кием-салымны һәм  йокы капчыгын чылатып  төренегез. Утта калсагыз, вакыт-вакыт борылыгыз, кипкән киемнәрегезне чылатыгыз, йөзегезне марлядан булган күп катламлы бәйләвеч белән каплагыз, аны гел юешләтеп торыгыз. Утка эләксәгез, өстегездән  бөтен нейлон, капрон һәм башка эри торган кием-салымны салыгыз, янучан һәм җиңел ялкынсынучы кирәк-яраклардан котылыгыз.

Әгәр дә сез урманда кечкенә генә янгынга юлыксагыз, аны туктатырга һәм бер үк вакытта, мөмкинлек булса, кемнедер якындагы торак пунктка яки урманчылыкка ярдәм сорап җибәрергә кирәк.

Урман янгыннары вакытында үзеңне ничек тотарга

Урманда янгын еш кына кеше гаебе белән килеп чыга – бу ут белән саксыз эш итү дә, сүнмәгән учак та, ташланган шырпы яки тәмәке дә, балалар шуклыгы да. Кайчакта янгын килеп чыгу сәбәбе яшен булырга мөмкин, әмма мондый очраклар сирәк. Урманда утлы стихия беләночрашырга туры килсә, нәрсә белергә кирәк соң? Урман янгынына ничек юл куймаска? Янгын чыккан очракта нишләргә?

Урмандагы янгынны ничек булдырмаска

Беренчесе-ял итүгә яки походка әзерлек. Үзе белән чиләк, балта һәм көрәк алырга киңәш ителә. Бу, әлбәттә, әгәр сез  биш һәм аннан да күбрәк кеше җыелып төрекм белән барсагыз яхшы.   Әгәр ялгыз булсаң? Ялгыз турист чиләкләр һәм балталар күтәреп йөрми.   Ялгыз йөргәндә (янгын ихтыяҗы аркасында гына түгел) җыелмалы яхшылап үткерләнгән сапер көрәген чехолга салып алырга кирәк. Шулай булса, ул сезгә көрәк тә, балта буларак та хезмәт итәчәк.

Икенчесе-урманда учакны якканда барлык саклык чараларын да катгый үтәргә кирәк. Аңа ут белән бәйле бөтен нәрсә әнә шундый чаралар карый. Учакны бервакытта да агач астында, бигрәк тә түбән ботаклары кечкенә биеклектә булганнары астында кабызырга ярамый. Коры үләннәр күп һәм корыган төп булган җирдә учак ягарга ярамый. Учакны ягар өчен алдан ук әзерләргә яки ягылган иске учакны файдаланырга тырышырга кирәк.

Тукталыш вакытында

Алтын кагыйдә берсе - учакны беркайчан да караучысыз калдырырга ярамый! Әзерләнгән ягулык запасын учактан  өч-биш метр ераклыкта тотыгыз.   Бик кирәк булмаса (мәсәлән, сигнал өчен) учакны зур итеп якмагыз. Учакның мөмкин кадәр азрак очкын бирүен, бигрәк тә җилле һава торышы вакытында күзәтегез. Учак якканда җил булган очракта, аның көчен һәм юнәлешен исәпкә алыгыз, чөнки очкан очкыннар үлән яки агач яфраклары януга китерергә мөмкин. Ягулык рәвешендә коры яфраклы ботакларны (дары кебек яна) кулланмаска тырышыгыз, чөнки учактан очкыннар гына түгел, ә пыскып янган яфраклар чәчеләчәк. Әгәр якын арада сулык булса яраклы савытыгыз булган очракта су запасын булдырыгыз. 

Киткәндә учакны яхшылап сүндерергә, су салырга һәм җир сибәргә кирәк. Агачны кабыгын салдырсагыз, учакны агач кисәкләре белән каплагыз. Китеп барганчы учакның тулысынча сүнгәненә күпмедер вакыт кабынып китмәсенә инаныгыз. Үз артыгыздан соң тәртиптә калдырыгыз һәм юлыгызны дәвам итегез.

Урманда янгын белән очрашканда нәрсә эшләргә

Әгәр сез яңа яна башлаган янгынга тап булсагыз, мәсәлән, кечкенә генә үлән януы яки кемдер ташлап киткән учактан калган кисәү, моны үзегез сүндерергә тырышыгыз. Кайчагында аны яхшылап таптау да җитә (дөрес, аның чыннан да сүнеп беткәненә инанырга кирәк, юкса яңадан кабынып китәргә мөмкин).

Килеп туган хәлне дөрес бәяләргә тырышыгыз. Конкрет шартлардан чыгып, сез янгынны мөстәкыйль сүндерәчәксезме, әллә сезгә ярдәм кирәк булачакмы икәнлеген хәл итегез. Үз көчегезне артык бәяләп бетермәгез. Әгәр сез янгынны күреп, аны сүндерергә тырышып та,  берни дә чыкмаса, киресенчә  ул көчлерәк яна башласа, бәла-казага эләкмәс өчен, вакытында ераграк китәргә кирәк.

Махсус хезмәтләргә тиз арада хәбәр итү оптималь булачак. Болар: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре («01» телефоны), ЕДДС («112» телефоны), егерь, лесничий. Төркем белән булган вакытта төркем әгъзасының берсенең авыр кирәк-яраклар алырга һәм аны якындагы торак пунктка яки автомобиль трассасына ярдәм сораучы сыйфатында җибәрергә кирәк. Калган төркем әгъзаларына маршруттан чыгып, янгын урынын ташлап китәргә кирәк. Бер-берегезне күздән югалтмаска тырышыгыз.

Вәзгыятьнең кинәт үзгәрүен (җилнең тизлеген һәм юнәлеше үзгәрүен) исәпкә алыгыз. «Тизлектә янгын белән ярышмыйча», ягъни җилгә каршы яки җил юнәлешенә таба борылып, үрдән аска таба ут өчен ышанычлы киртәләр булган (минераль туфрак һәм елгаларның киң полосалары) җирдән чыгып китәргә тырышыгыз. Еш кына бердәнбер куркынычсыз зона булып янган мәйданнар тора, әгәр дә торфлы җир булмаса.

Исәпкә алыгыз, ут җил уңаена (тиз), ә аңа каршы (акрынрак), ә үргә таба күпкә тизрәк күчә.

Янгынның тәүлеклек  режимын исегездә тотыгыз. Еш кына яну иртә белән чык кипкәннән соң башлана (иртәнге 9-10 сәгать тирәсе) һәм кичке чык төшү белән туктый (кичке 20-21 сәгать). Төнлә янгын «йоклый». Янгын 13тән 17 сәгатькә кадәр бик тиз тарала. Яңгыр явып китәр алдыннан кич белән янгын көчәя. Бик коры, эссе һава торышы булганда (5нче класс) янгыннар шулай ук төнлә дә тарала, гәрчә, кагыйдә буларак, төнге вакытта бары тик түбәнлек һәм аслык урыннарда.

Әгәр яну мәйданы кечкенә икән

Әгәр дә сез яна башлаган кечкенә мәйданлы янгынны вакытында күреп алсагыз, үзегез генә сүндерү турында карар кабул итәргә һәм сүндерергә мөмкинсез.     Якында сулык булган очракта су сибегез, шулай ук  ялкынны юеш чүпрәк белән сүндерергә  була. Янучы үләнне сынган ботаклардан «себерке» ясап сүндереп була. Шул ук вакытта  ут үзәгенә таба  хәрәкәт ясап себерергә  кирәк. "Себеркене" берничә себергәннән соң, янып китмәсен, ә җылынган ягы бераз суынып өлгерсен өчен, кулда әйләндереп җибәрергә кирәк.

Сак булыгыз, торф яна

Бу бик куркыныч һәм коточкыч күренеш. Төтен күзгә керә, сулау бик авыр. Бәла-каза зонасыннан төтен һәм ут сезнең артта калсын өчен җил уңае буенча китәргә кирәк. Аяк астындагы кайнар җир Сез зур куркыныч яный дигән сүз Торф янганда, ут еш кына җир астына китә, анда бөтен бер мәйданны яндыра, аста бушлык хасил итә. Бушлыкка төшеп китсәң, гадәттә, нәтиҗәсе күңелсез. Мондый шартларда хәрәкәт иткәндә, озын колга белән юлга кадап  барыгыз. Бу сазлыкта йөргән кебек  булачак.

Исегездә тотыгыз, янган торфның температурасы  якынча 600 градус, ә аннан чыгу  бик кыен.

Янгын зонасыннан чыккач

Янгын зонасыннан чыккач, бәла-каза турында максималь кыска вакыт эчендә хәбәр итәргә кирәк. Хәвефле хәбәр тапшырганда янгынның координатлары, аны күргән вакытны һәм барлыкка килүнең фаразланган сәбәбе (хәтта әгәр дә моның сәбәбе сез үзегез булса) турында сөйләгез.

Һәркем нәрсә эшли ала

Һәр табигать территориясендә ут белән бик сак булыгыз. Сезнең саксызлык зур проблемаларның сәбәбе булмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

- беркайчанда кырларда, аланларда коры үлән яндырмагыз. Әгәр сез башкаларны күрсәгез, аларга янган үләннең куркыныч икәнлеген аңлатырга һәм туктатырга  тырышыгыз;

- коры урманда яки торфяникта учак якмагыз. Барыннан да элек, учакның минераль туфракта (ком яки балчык) урнашуына инаныгыз. Учакны үрләткәнче,  учак тирәсендәге бер метр радиустагы җирне чистартыгыз;

- китәр алдыннан учакка яхшылап су сибегез. Шуннан соң көлне бутагыз һәм аның астында янучы күмерләр калмаганлыгына тагын бер кат инаныгыз, калса су сибегез. Учактан төтен яки пар күтәрелсә яныннан китмәгез.  Учакка су сибү турында алдан кайгыртыгыз;

- беркайчан да сүндерелмәгән шырпы яки тәмәкене ташламагыз, урманда төрле пиротехник эшләнмәләр: петардалар, бенгаль утлары, шәмнәр һ. б. лардан файдаланмагыз.(Яңа елда, барысы да калын кар катламы белән капланган вакыттан тыш);

- урманга автомобильләрдә, бигрәк тә мотоциклларда кермәгез. Глушительнең очкыннары янгын чыгарырга мөмкин, бигрәк тә коры мүкле урманда;

- дусларыгызга һәм танышларыгызга, аларның саксызлыгы зур куркыныч китереп чыгару ихтималын аңлатыгыз.

Привентив чаралар (башка сүзләр белән әйткәндә – саклык) - урман янгыннарына каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы. Бу дөньяның күп кенә илләре тәҗрибәсе белән раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International