“Ишегалдыбыз шәһәрнекеннән матур хәзер!” - ди район үзәгендә яшәүчеләр.

2021 елның 11 июне, җомга

Район үзәгендә дистәләгән гаиләләрне өйле-куышлы иткән күп фатирлы йортларның әйләнә-тирәсе чүпкә баткан ямьсез-шөкәтсез чаклары бар иде. Соңгы елларда анда күп эшләр башкарылды.

 Фатирлар төзекләндерелеп, заманча уңайлыклар тудырылды. Ә узган ел әлеге йортларның ишегалларында ремонт эшләре башланды.

Базарлы Матакта күп фатирлы 15 йорт бар. Алар барысы да “Безнең ишегалды” республика программасына кертелде.

Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты  башлангычы белән гамәлгә кергән бу программа ике ел элек эшли башлаган иде. Ул вакытта күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән кат-кат очрашулар үткәрелде. Ишегалларын төзекләндерү, анда уңайлыклар тудыру буенча кешеләрнең фикерләре, тәкъдимнәре тыңланды, алар барысы да исәпкә алынып, план-схемаларга теркәлеп барды. Төзекләндерү проектлары эшләнгәч, алар бу йортларда яшәүчеләр һәм аларда җитәкче итеп сайланган кешеләр белән килештерелде.

Республика программасы нигезендә бездә барысы сигез ишегалдын төзекләндерү планлаштырылды. Тынычлык, Залаков урамнарындагы күпфатирлы йортлар бер тирәдә урнашканлыктан, аларның ишегаллары берләштерелде.

Алты ишегалды былтыр ремонтланды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Сергей Балакирев әйтүенчә, әлеге эшләргә 36 миллион сум акча тотылган.

Төзекләндерелгән ишегаллары танымаслык булып үзгәрде, дисәк, һич арттыру булмас. Анда яктырткыч лампалар куелды, юллар һәм тротуарлар асфальтланды, балалар мәйданчыклары төзелде. Подъездлар янына матур урналар урнаштырылды, чүп-чар контейнерлары өчен махсус мәйданчыклар ясалды. Өйләр каршында ял итеп, сөйләшеп утыру өчен матур эскәмияләр, өстәлләр урнаштырылган, яшеллекле зоналар барлыкка килгән. Асфальтланган машина кую урыннары булдырылган. Кешеләр келәмнәр кагу, керләр киптерү урыннары ясауны сораганнар иде, алар да бар хәзер.

Район үзәгенең Яңа урамындагы өч катлы йорт ишегалды беренче булып ремонтланган иде. Анда яшәүчеләр булдырылган уңайлыкларга сөенеп туя алмыйлар.

–Элек бала коляскасы белән урамга чыгу бер бәла була иде. Хәзер, шөкер, ишегалдындагы юл һәм тротуарлар яхшылап ремонтланды. Һәркайсыбыз, бигрәк тә яшь балалылар өчен бик уңай инде бу,–ди Гөлнара Мәрдиева.

–Безнең йортта бит нигездә яшь гаиләләр, балалар бик күп,–дип кушыла Чулпан Гыйниятуллина. –Бәләкәйрәк малайлар-кызлар әнә комлыкта, төрле җиһазлар куелган уен мәйданчыгында мәш килә. Зуррак балалар өчен  йорт каршында бик уңайлы турник куелды. Малайлардан бушаган арада анда без, әниләр дә тартылабыз, шөгыльләнәбез әле.

Әле бит ике ел элек бу йорт янында спорт мәйданчыгы да сафка баскан иде.

Айрат Гатауллин, Наталья Коновалова да “Безнең ишегалды” программасы буенча башкарылган эшләргә бик канәгать булуларын әйтәләр. Быел язын бергәләп ишегалдында агачлар утыртканнар, яшел газон чәчкәннәр.

Әмма бу йортта яшәүчеләрне борчый торган мәсьәлә дә бар, ул да булса – канализация проблемасы. Әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителүен түземсезлек белән көтә кешеләр.

Тынычлык һәм Залаков урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалларында да тормыш кайнап тора.

–Мин монда 30 елдан артык яшим инде,–дип сөйләп китте безгә уңайлы матур эскәмиядә ял итеп утыручы Габбас Закиров. –Хәзер безнең тормышны элеккеге белән чагыштыра торган да түгел. Өй тирәләребез шулкадәр матурланды, ямьләнде. Мин туганнарыма шәһәргә баргалап йөрим. Аларныкына караганда безнең ишегалды күпкә матуррак. Балаларга уйнарга да, бездәй олыларга аралашырга, ял итәргә дә мөмкинлекләр күп. Сез монда кич килегез әле – бөтен тирә-юнебез көндезге кебек якты, балкып тора.

Биредәге йортлар каршында берничә ел элек зур спорт мәйданчыгы төзелгән иде. Ул бушап тормый диярлек. Бу юлы да, балаларның шат тавышларын ишетеп, шунда юнәлдек. Район спорт мәктәбе тренеры Рифкать Сәгъдиев, малай-шалайны җыеп, алар белән футбол ярышлары оештыра икән. Төрле яшьтәге 30-40 малай дөньяларын онытып футбол уйныйлар, күзләре янып тора. Матч тәмамлангач, остазлары берничә көн дәвам иткән уеннарга нәтиҗә ясады, өч команда арасында урыннарны билгеләп, алтын, көмеш, бронза медальләр тапшырды.

Заманында Рифкать үзе дә гаиләсе белән  биредә  яшәгән иде. “Бу ике катлы йортлар “шәһәрчеге” хәзер бөтенләй үзгәрде, заманча төс алды. Балаларга да, олыларга да спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре дә күп.  Шуңа куанам”,–ди районыбызның танылган тренеры.

Район үзәгенең Төзүчеләр һәм Базар урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалларында исә ремонт эшләре бу җәйдә башкарылачак. Моның өчен республика бюджетыннан 4 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International