Әлки районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү тулы куәткә бара

2021 елның 11 июне, җомга

Районда терлек азыгы хәзерләү эшләре зур җанлылык белән дәвам итә. Механизаторлар күпьеллык үләнне беренче кат чабып сенаж салалар, печән көйлиләр.

Күпьеллык үләннәр районда 14 мең 267 гектар мәйдан били. Шуның 4655 гектары теземнәргә салынган. Беренче кат чабылган үләннең күп өлешеннән хуҗалыкларда сенаж салалар. Әйтик, “Хузангай” җәмгыяте үзендәге комплекслардагы терлекләр өчен 6788 тонна яшел массаны базларга салган инде.

Сенаж салу “Востокзернопродукт” отрядларында да кызу бара. Карга сөтчелек комплексы азык утарына 3193 тонна сусыл масса урнаштырылган. Бу эшләр соңгы көннәрдә Чаллы, Юхмачы, Чуаш Кичүе терлекчелек комплексларында да активлашты.

Билгеле, күпьеллык үләнне беренче кат чабудан печәне дә хәйран туклыклы һәм витаминлы була. Шуңа хуҗалыкларда бүгенгә 370 тонна печән дә саклауга куелган. Әлеге эш дәвам итә.

Бер үк вакытта хуҗалыкларда пар җирләрен эшкәртү дә алып барыла. Көзге чәчү өчен районда 16,5 мең гектар пар җирләрен эшкәртү күздә тотылса, бүгенгә шуның 12,5 мең гектарында әлеге эшләр башкарылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International