Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча район комиссиясе утырышларының берсендә районда эшмәкәрләр арасында әлеге чирдән прививка ясатучыларның аз булуы хакында әйтелгән иде.
Соңгы вакытта эшмәкәрләр дә вакцина кадатырга медицина учреждениеләренә күп мөрәҗәгать итә башлаган.
Районның иң эре эшмәкәрләреннән булган Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар (аларның җитештерү базасы Түбән Әлкидә урнашкан) коронавирус инфекциясенә каршы прививканы инде байтактан ясатканнар.
Альберт Шәйхетдинов бу хакта безгә шулай сөйләде:
–Без чит төбәкләргә күп йөрибез. Коронавирус белән бәйле хәл бездәгедән күпкә хәтәррәк булган регионнар бар. Үзеңне һәм башкаларны авыр чирдән саклауның, инфекция “эләктермәүнең” иң ышанычлы юлы – вакцина. Без, моны яхшы аңлап, прививка ясаттык. Хәзер бит ерак сәфәргә чыгарга, самолетта очарга туры килсә дә прививка ясату-ясатмавыңны сорарга мөмкиннәр. Гомумән, бу бит үзебезнең сәламәтлегебез өчен кирәк. Боларны уйлап, вакциналауны һәркем узарга тиеш дип саныйм.
Дамир предприятиесендә дә, безнең коллективта да прививка ясатучылар күп инде. Бездә һәр белгеч һәм эшче кадерле, шуңа аларның сау-сәламәт булуын теләп вакцина кадатырга киңәш иттек.