Иске Салман авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сункишева Надия Миңлеәхмәт кызы 90 яшьлеген билгеләп үтә. Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Федорович Никошин исеменнән озын гомерлене юбилее белән район башлыгы урынбасары Билалов Рәшит Әбрар улы, Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Хәлиуллин Айдар Ренат улы котлады. Юбилярга бүләк һәм Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның шәхси котлаулары тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.