2020 елдан вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра. 2021елның 18 июнендә 11.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак, аны «Республика спорт - адаптив мәктәбе» җитәкчесе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы үткәрәчәк, ул Татарстан Республикасында (шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә) инвалид балалар белән адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру буенча алып барыла торган эш турында мәгълүмат белән чыгыш ясаячак.
Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә номерыгызны җибәрергә кирәк).
WhatsApp (смс-хәбәр) (элемтә өчен телефон: Галиуллина Аделина Илдар кызы) , конференциягә Zoom сылтама буенча кушылырга мөмкин .
Сез, үзегезне кызыксындырган сорауларны түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз : Adelina.Galiullina@tatar.ru