Татарстан механизаторлары җир сөрү буенча Россия чемпионатында катнаша ала

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 23-25 сентябрьдә Кырымда бөтен Россиядән иң яхшы механизаторлар һөнәри осталык буенча ярышларга җыелачак.
Чарада Россия Федерациясе авыл җирлекләрендә даими яшәүче, авыл хуҗалыгы производствосында эшләүче һәм җир сөрү буенча өлкә (район) ярышларында җиңүчеләр яки призерлар булган 18 яшьтән дә яшьрәк булмаган гражданнар катнаша ала.

Сөрүлек ярышларында һәм «Трактор-шоу» да катнашырга РФ субъектының АПК идарәсе органы җитәкчесе имзасы белән расланган гариза бирергә мөмкин. РФ бер субъектыннан берничә катнашучы игълан ителергә мөмкин. Катнашучыларның һәркайсына аерым заявка бирелергә тиеш.

Чемпионатның рәсми сайтында һәм «Росагролизинг» АҖ сайтында гариза бланкын күчереп алырга, ярышлар программасын карарга һәм тагын да җентеклерәк мәгълүматны алырга мөмкин.

Катнашуга гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә. Теркәлеп, Татарстан Республикасын сөрү буенча 9 нчы ачык Россия чемпионатында тәкъдим итәргә тырышыгыз!


Белешмә:
«Росагролизинг» АҖ кабул итүче төбәкләр администрацияләре белән берлектә оештыра торган җир сөрү буенча Россия ачык чемпионаты, авыл хуҗалыгы культурасын күтәрү, киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итеп һәм яшь буынның җирдә хезмәткә карата кызыксынуын ныгытып, илебез агросәнәгать комплексының югары потенциалын күрсәтә.

9 ел эчендә чемпионат авыл хуҗалыгында алдынгы казанышларны тәкъдир итү өчен илнең төп мәйданчыкларыннан берсе булды, һөнәри диалог, элемтәләр урнаштыру, яңа технологияләр һәм илебез һәм чит ил авыл хуҗалыгы машиналарының иң яхшы үрнәкләре белән танышу урынына әйләнде.
2012 елдан башлап чемпионатта Россиянең 57 субъектыннан иң яхшы механизаторлар, шулай ук Бөтендөнья сөрү оешмасы әгъзасы булган илләрдән 7 команда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International